Кукмарада – Арча кунаклары

Мөбарәк Рабигуль-әүвәл аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көне уңаеннан үткәрелүче чараларның берсе Кукмара районының Зур Кукмара авылы клубында үтте.  Арчадан килгән бер төркем дин әһелләре бик тә мәгънәле чыгыш ясап, сира вакыйгалары буенча “сәяхәт” кылдырды, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.с.) багышланган дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарды. Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев җитәкчелегендәге иҗат төркеменә керүче абыстай-мөгаллимәләр,  яшь имам-хатыйп Равил хәзрәт Ибраһимовларның чыгышы югары дәрәҗәдә зәвыклы, оста вә мәгънәле булды. Бай эчтәлекле программа тәмамлангач, тамашачылар өчен (ә алар йөздән артык иде) Мәүлид ән-Нәби белән бәйле викторина үткәрелде, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә китаплар бирелде. Ахырда чарада булучылар бергәләп дога кылды.

    Район мөхтәсибәте чакыруы буенча Арча кунаклары Кукмара мәдрәсәсен зиярат кылдылар. Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин аларны мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды, бина буенча экскурсия үткәрде, соңыннан сөйләшү сый-нигъмәтле табын алдында дәвам ителде. Ике район вәкилләре дә мондый күркәм чаралар киләчәктә әле тагын үткәрелер дип килешеп саубуллаштылар.