Кукмара мәдрәсәсендә «Ислам – тынычлык дине» дигән темага лекция үткәрелде
24 сентябрьдә Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде. Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Рифат хәзрәт Ибраһимов “Ислам – тынычлык дине” дигән темага лекция сөйләде.